Юл һәлакәтендә 13әр яшьлек өч үсмер зыян күргән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл һәлакәтендә 13әр яшьлек өч үсмер зыян күргән

М7 трассасының 900нче километрында җиңел машина автовоз белән бәрелешкән. (Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Теләче районында "Хендай Акцент" машинасы "Мерседес" автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр...

М7 трассасының 900нче километрында җиңел машина автовоз белән бәрелешкән.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Теләче районында "Хендай Акцент" машинасы "Мерседес" автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

М7трассасының 900нче километрындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә килеп ирешкән. Урынга Олы Нырсыдан 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинада булган 13әр яшьлек 3 үсмер бала зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев