Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

ОСАГО белән проблемаларны “агент” киметәчәк

ОСАГОның халык арасында һәрвакыт игътибар үзәгендә торуы билгеле. Аның социаль әһәмияткә ия булган иминиятләштерү төре булуы да роль уйнамый калмыйдыр, мөгаен. Татарстан ОСАГО белән бәйле проблемалары шактый булган төбәкләр унлыгына керә. Хәзер исә көн кадагында булган мәсьәләләрне "ОСАГОның бердәм агенты" дигән яңа проект ярдәмендә чишәргә телиләр. Татарстан буенча Милли банк...

ОСАГОның халык арасында һәрвакыт игътибар үзәгендә торуы билгеле. Аның социаль әһәмияткә ия булган иминиятләштерү төре булуы да роль уйнамый калмыйдыр, мөгаен. Татарстан ОСАГО белән бәйле проблемалары шактый булган төбәкләр унлыгына керә. Хәзер исә көн кадагында булган мәсьәләләрне "ОСАГОның бердәм агенты" дигән яңа проект ярдәмендә чишәргә телиләр.


Татарстан буенча Милли банк бүлеге тарафыннан республикадагы район һәм шәһәрләрдәге иминиятләштерү ширкәтләре тикшерелеп тора. Кызганыч, ОСАГО полисларына бәйле шикаятьләр әледән-әле пәйда була. Бу кечкенә районнарга да, эре шәһәрләргә дә кагыла.

7 айда - 800 шикаять!

Гомумән алганда, иминиятләштерү компанияләре кулланучылары арасында булган проблемаларның гомуми саныннан ОСАГО белән бәйлеләре 70 процентны тәшкил итә. 2016 елның 7 ае эчендә генә дә татарстанлылар тарафыннан шундый 800 шикаять килеп ирешкән. Халык, гадәттә, иминиятләштерү ширкәтләренең өстәмә хезмәтләр тәкъдим итүе, бланкларның булмавы яки ОСАГО килешүен төзүдән баш тартуга зарлана. Мондый хокук бозуларның күбесе Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә туры килә.

- Гомумән алганда, әлеге проблема Россиянең күп кенә төбәкләренә хас. Хәзерге вакытта Волгоград, Чиләбе, Ростов, Иваново, Мурманск өлкәләрендә, Краснодар краенда бу проблемаларны "ОСАГОның бердәм агенты" проекты ярдәмендә чишәргә телиләр. Хәзерге вакытта бу төбәкләрдә чиратлар һәм башка мәсьәләләр әкренләп хәл ителә башлады. ОСАГО өлкәсендә хезмәт куйган 69 иминиятләштерү компаниясе дә бу проектка кушылды, - дип белдерә Россия Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин.

Бу - вакытлы чара

Әлеге проект дәвамында ОСАГОның сыйфатын яхшырту төп бурычларның берсе булып тора. 30 августтан Татарстанда шушы исемле проект тормышка ашырыла башлады. Хәзерге вакытта бу проектка кушылыр өчен техник проблемаларны чишәләр. 1 сентябрьдән башлап 15кә якын ширкәт ОСАГО полисларын шушы проект кагыйдәләренә нигезләнеп тәкъдим итәргә тиеш.

- Шунысын да ассызыкларга кирәк: "ОСАГОның бердәм агенты" проекты - бу өлкәдәге проблеманы хәл итәр өчен вакытлы чара булып тора. Ул ОСАГО белән бәйле проблемаларны һәрдаим хәл итә алмаячак, - ди Марат Шәрифуллин.

"ОСАГОның бердәм агенты" проекты башланып китү белән нәрсә үзгәрәчәк соң?

1. ОСАГО полислары үзгәрми, кайсы гына иминиятләштерү компаниясе булмасын, бланклары шул ук кала бирә.

2. Гражданин иминиятче ширкәте офисына килгәч, аңа "ОСАГОның бердәм агенты" проекты буенча полис сатып алырга тәкъдим итәләр. Компьютер автоматик рәвештә иминиятләштерү ширкәтенең очраклысын сайлап бирә.

3. Әгәр компьютер сайлаган иминиятләштерү компаниясе белән моңа кадәр эшегез пешмәгән икән, сез килешүгә кул куйганчы, аннан баш тартырга хокуклы. Моның өчен бары тик өстәмә гариза язу гына кирәк. Аннан соң компьютердан ширкәтне яңадан сайлаттыра аласыз.

4. Россиянең автоиминиятләштерүчеләр берлеге тәкъдим итеп, кулланыла торган программада ОСАГО белән шөгыльләнгән иминиятләштерү ширкәтләрнең факсимиле мөһере, аларның җитәкчеләренең имзалары сугылган була. Шул сәбәпле сез теләсә кайсы иминиятләштерү компаниясенә килә аласыз.

5. Яңа проектны гамәлгә кертү ОСАГО бәясенә тәэсир итмәячәк, дип ышандыралар.


Хәзерге вакытта Татарстанда ОСАГО полисы белән эш алып бара торган 24 федераль иминиятләштерү ширкәте бар. Шуларның 15е инде бу проектка кушылырга әзер. 2017 елның 1 гыйнварыннан ОСАГО полисын интернет аша алу программасы иминиятләштерү ширкәтләргә мәҗбүри булачак.

Әлбәттә, яңа проектны гамәлгә кертү бөтен проблемалардан арындырмаячагы аңлашыла. Мисал өчен, иминиятләштерү ширкәте вәкилләре ОСАГО полисларының бланклары юк, дип әйтергә мөмкин, өстәмә хезмәтләрне дә тага ала, гәрчә бу болай булырга тиеш булмаса да. Шуңа да 292-02-67 телефонына шалтыратып, яки Милли банкның Татарстан бүлегенең интернет аша кабул итү бүлмәсенә шикаятьне хәбәр итәргә мөмкин.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Солтан ИСХАКОВ фотосы

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев