Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

“Нараткай”да ял итүчеләр полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты (фото)

Камышлы урманы буенда сыенып утырган "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре - Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар. Инспекторлар балаларга караклык, тәртип бозу, кечкенәләрне...

Камышлы урманы буенда сыенып утырган "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре - Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар. Инспекторлар балаларга караклык, тәртип бозу, кечкенәләрне һәм өлкән әби-бабайларны кыерсыту, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең ахыры аяныч тәмамлануын төшендерделеләр. Шулай ук малай-кызларга автомат сүтеп-җыю тәртибе дә күрсәтелде. Очрашу соңында һәркем ЮХИДИ машинасы янында фотога төште.

-Хәзерге вакытта лагерьда Манзарас мәктәбеннән 70 укучы ял итә. Тәрбиячеләр, медицина хезмәткәре һәм пешекчеләр дә үзебезнең мәктәпнеке. Сәнгать-эстетик юнәлештәге әлеге профиль төркем үз эчшчәнлеген 31 июльгә кадәр алып барачак. Безгә монда бик ошый, - ди Манзарас мәктәбе директорының урынбасары Светлана Бурцева.

Алсу ИДРИСОВА хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев