Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмаралылар юл һәләкәтләрен ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка рәсмиләштерә алачак

Авариядә зыян күрүчеләрнең булмавы һәм юл-транспорт һәлакәтендә икедән дә артык машина катнашмавы шарт

 

2018 елның 1 июненнән Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрен евроберкетмә буенча рәсмиләштерү шартлары үзгәрде. Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре аварияләрне рәсмиләштерергә килмәячәкләр, ә юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар, үз чиратында, автомобильләрен юлдан алырга тиеш булачаклар.

Автомобильне алу алдыннан автомобильне йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәте турындагы документларны тутырырга һәм ОСАГОның бердәм мәгълүмати базасына тапшырырга тиеш. Моны алар ЭРА-ГЛОНАСС спутник системасы яки смартфон өчен кушымта ярдәмендә башкара алалар. Шулай ук авариядә зыян күрүчеләрнең булмавы һәм юл-транспорт һәлакәтендә икедән дә артык машина катнашмавы шарт. Әйтергә кирәк: юл-транспорт һәлакәтен, килешмәүчелек булганда да, зыянның иң зуры 100 мең сумнан артмаганда да, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка рәсмиләштерергә була

фото: архив/ ЮХИДИ

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев