Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада юл фаҗигаләрендә 11 бала тән җәрәхәтләре алган

Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 8 гыйнварга кадәр "Кышкы каникуллар" акциясе бара. Бүгенге көнгә кадәр балалар катнашында 9 юл фаҗигасе булды, 11 бала зыян күрде. Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре...

Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 8 гыйнварга кадәр "Кышкы каникуллар" акциясе бара. Бүгенге көнгә кадәр балалар катнашында 9 юл фаҗигасе булды, 11 бала зыян күрде.

Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Укучыларның кышкы каникуллары бара. Чана-чаңгы шуучы балалардан аеруча игътибарлы һм сак булу сорала. Әти-әниләр дә балаларын күз уңыннан җибәрмәсеннәр иде. Ялларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.

Ранил ГЫЙНИЯТУЛЛИН, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев