Бүген, 12 сентябрьдә, сәгать 15.00-16.30да Кукмараның Чернышевский урамы, 1 "А" йорт янында "Тоннель" операциясе үтте. ЮХИДИ инспекторлары бер транспортны да игътибар үзәгеннән читкә җибәрмәде.
-Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланды. 6 шофер - иминлек каешы куймаган өчен, 5 шофер җәяүлегә юл бирмәгәнгә штрафка тартылды. Укылмый толган дәүләт номеры булган автомобильдә йөргәнгә, транспортны тиешле тәртиптә теркәмәгән берәр шоферга беркетмәләр төзелде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
Нет комментариев