Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Бала — төп пассажир» дигән акция узды

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган.

«Игътибар, балалар!» оператив-кисәтү чаралары кысаларында район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Кукмарадагы бүлекчәсе директоры Елена Яковлева, Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Бала — төп пассажир» дигән акция үткәрде.

Кукмарада «Бала — төп пассажир» дигән акция узды

«Акциянең төп максаты — район халкының игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, аеруча балаларны автомобильдә махсус утыргычларда йөртү, иминлек каешлары куюның мөһимлегенә юнәлдерү. Балалар машина салонында булганда аларның куркынычсызлыгы өчен тулысынча руль артына утырган кеше җавап бирә. Акция барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга бу хакта аңлатылды, мәгълүмати белешмәләр таратылды», — дип сөйләде Фирдүс Фәхретдинов.

Кукмарада «Бала — төп пассажир» дигән акция узды

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган: икесе — пассажирларның куркынычсызлык каешларын куймавы, берсе — җәяүленең тиеш булмаган урыннан юл аша чыгуы.

фото: район ЮХИДИ бүлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев