Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара юлларында 10093 тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән

Быелның алты аенда районда видеотеркәү ярдәмендә 10093 юл йөрү кагыйдәсен - тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге сайты хәбәр итә. Видеокамерада теркәлгән мәгълүматлар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң автотранспорт хуҗасы штраф түләү өчен "бәхет хаты" ала. Штрафлар турында мәгълүматларны...

Быелның алты аенда районда видеотеркәү ярдәмендә 10093 юл йөрү кагыйдәсен - тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге сайты хәбәр итә. Видеокамерада теркәлгән мәгълүматлар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң автотранспорт хуҗасы штраф түләү өчен "бәхет хаты" ала.

Штрафлар турында мәгълүматларны тиз арада белү өчен "Электрон хөкүмәт" (www.gosuslugi.ru) порталында теркәлү тәкъдим ителә. Порталда штрафларны да түләп була. Түләнмәгән штрафлар хакында мәгълүмат www.gibdd.ru сайтының "Штрафларны тикшерү" блегендә дә урын алган. Карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штрафларын түләүчеләргә 50 процент ташлама каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев