Авария Манзарас авылының Өмет урамында була.
Авария 12.40 сәгатьтә Кукмара районының Манзарас авылыннан чыгу юлындагы Өмет урамында була. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

«Машина йөртүче „Мамадыш-Кукмара“ автомобиль юлына таба барганда транспортның юлда урнашу тәртибен бозып, кюветка төшеп китә», — дип аңлатма бирделәр район ЮХИДИ идарәсендә.

Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк дәваханәсенә алып китәләр. Табиблар тикшергәннән соң, өенә җибәрелә.

Фото: район ЮХИДИ хезмәте
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев