Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Пабло Неруда урамында ни өчен шоферлар тизлекне сакламый?

Урам тар, кара-каршы машиналар килгәндә кот очып тора, шунда ук балалар да уйныйлар бит

Безнең Пабло Неруда урамы әллә ни озын урам түгел. Быел аңа асфальт юл түшәлде. Шуннан соң шоферлар сәгатенә 80-90 чакрым тизлек белән җилдерәләр генә. Урам тар, кара-каршы машиналар килгәндә кот очып тора, шунда ук балалар да уйныйлар бит. Кырыйда җәяүлеләр өчен дә йөрергә урын юк. Юл салган вакытта ясалма тигезсезлек - “лежачий полицейский”лар ясап калдырып булмады микәнни? Аның өчен кем җавап бирә икән? Планетарная урамында да мондый тигезсезлекләр юк. Тиешле органнар безнең гозеребезне ишетеп, тизлекне чикләгечләр ясап куйсыннар, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә безнең урамны игътибарга алсыннар иде.

Пабло Неруда, Планетарная урамында яшәүчеләр исеменнән Рәсимә ШӘҢГӘРӘЕВА

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев