Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Уртак эш: Ядегәр авыл җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышалар

Ядегәрлеләр махсус хәрби операциядәге егетләргә иң кирәкле әйберләрдән генераторлар, төргәк белән полиэтиленнар, самокат, медицина әйберләре һәм башка көндәлек кирәк-яраклар, төзелеш материаллары алып барганнар.

Ядегәр җирлеге махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә актив булыша. Шушы арада гына алар махсус хәрби операция зонасында булып, якташларның хәлен белеп, гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Бу инде икенче сәфәрләре икән. Кызганыч, мондый сәфәрне алданрак башлыйсы булган, диде Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин. 

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлек халкы белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма үзебезнең әлеге зонага барганыбыз юк иде. Актив егетләр белән сөйләшә, киңәшләшә торгач, якташларның хәлләрен белеп кайтырга кирәк, дигән фикергә килдек. Аллага шөкер, яшьләр бик актив, алар бөтен фикерне тиз генә күтәреп алалар. Иң элек егетләр белән хәбәрләштек, урыннарын белештек. Беренче тапкыр махсус хәрби операция зонасына юлга бу елның июнь аенда чыктык. Зур прицеплар тагып, өч җиңел һәм бер Газель машинасы белән йөреп кайттык. Гуманитар ярдәмне җирлек халкы белән җыйдык, якын-тирә авыллар да кушылды, Кукмарадан китерүчеләр дә булды. Шуңа үзебезнең һәм күрше-тирә җирлекләрдә яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, район мәктәпләренә — һәркемгә рәхмәт, бик булышалар», — дип сөйләде Айдар.

Ерак юлга ядегәрлеләргә Югары Чура егете дә кушалган, аның абыйсы шунда хезмәт итә икән.

Ядегәрлеләр икенчесен юлга чыкканда август ахыры була. Бу юлы ерак сәфәргә прицеплы өч җиңел машина белән кузгалалар. Курск, Белгород, Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булып, Кырым аша әйләнеп кайталар. Алты тәүлектә барлыгы 5700 чакрым юл узалар. Солдатларның хәлләрен беләләр, гуманитар йөк тапшыралар. 

«Юлда барганда куркытмый. Билгеле, җимерек авыл, шәһәрләр очрый, әмма аларны азат иткәннән соң төзекләндереп, юлларны салып баралар, бар җирдә асфальт. Ярдәмнең барысын да егетләрнең шәхсән үзләренә тапшырырга тырыштык. Ә алгы сызыктан чыга алмаган егетләргә күчтәнәчләрне калдырып китәргә туры килде. Әмма алар барысы да егетләрнең кулларына барып иреште, безгә видеохәбәрләр килде», — дип сөйләде Айдар.

Ядегәрлеләр махсус хәрби операциядәге егетләргә иң кирәкле әйберләрдән генераторлар, төргәк белән полиэтиленнар, самокат, медицина әйберләре һәм башка көндәлек кирәк-яраклар, төзелеш материаллары алып барганнар.

«Җирлектән өч егетебез махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Мондый сәфәрне алданрак, алар исән вакытта ук башлыйсы калган, әлеге егетләрне күрә, булыша алмыйча калдык дип үкенәм», — диде Айдар.

«Билгеле, солдатларга ерак җирдә якташлары белән күрешү рәхәт булса да, сез кайтып киткәндә авыр калмыймы икән?» — дидем Айдарга.

«Әйе, анысы да бар, күзләрендә моңсулык сизелеп китә. Әмма алар бирешмиләр. Безнең терәк авыр көннәрендә бер якты нур була дип уйлыйм», — диде ул. 

Айдарның сүзләренә караганда, бу эш алга таба да дәвам итәчәк, озакламый ядегәрлеләр күрше Югары Чура җирлеге белән тагын юлга чыгарга планлаштыралар. Изге эшләрегездә уңышлар, егетләр!

фото: Айдар Фәйзуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев