Соңгы яңалыклар

Трассада йөк машинасы белән авариядә ике кыз үлгән

Тизлекне арттырган җиңел автомобиль шуып китеп, әйләнгән һәм юл кырыенда торган фурага килеп бәрелгән.

Татарстанда Мәскәү-Уфа трассасында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән. Авариядә ике кыз үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Мәскәү-Уфа трассасының 942нче километрында «Киа» машинасын йөртүче 23 яшьлек кыз тизлекне арттырган. Аның автомобиле шуып киткән һәм әйләнгән. Машина юл читендә торган «МАН» йөк машинасына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр полициядә.

Авариядән соң җиңел машина йөртүче һәм пассажир кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Хәзер урында автоинспекторлар эшли.

Татар-информ

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев