Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Новгород «Безнең Җиңү көне» марафонына кушылды

9 Майда «Җиңү көне» җыры марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» акциясенә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты. Бу хакта вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Түбән Новгородта әлеге җырны губерна хоры вокалистлары һәм «Голос. Дети» проектында катнашучылар, А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, Түбән Новгородның «Любава» халык җыры муниципаль ансамбле, Идел буе округының РФ милли гвардия гаскәрләре җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркемнәре башкарды.

Аларга шулай ук «Голос. Дети» проектында катнашучы Дарья Лебедева һәм Егор Григорьев, «Jack Daniels Time» кавер-төркеме башкаручылары Владимир Торопыгин һәм Андрей Паньшин да кушылды.

Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Самара өлкәсе «Безнең Җиңү көне» акциясендә катнашты. Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшырачак.

Идел буе федераль округлары төбәкләрендә иҗат коллективларының чыгышлары  бу елның февралендә һәм март башында яздырылды. Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары җирле телеканаллар һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушылачак. 9 Майда исә «Җиңү көне» җыры марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Барлык телләрдә яңгыраган җырларны #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча социаль челтәрләрдә һәм YouTube видеохостингында табарга мөмкин.
 

фото: РФ Президентының Идел буе федераль округындагывәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев