Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр янында булып кайтты

Хәрбиләр өчен тупланган ярдәм махсус хәрби операция зонасына — Сватов районының Меловатка авылына китерелә.

Шушы көннәрдә «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре тарафыннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрү оештырылды.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев йөк төялгән автомобильләрне үзе озата барды. Хәрбиләр өчен тупланган ярдәм махсус хәрби операция зонасына — Сватов районының Меловатка авылына китерелә. Бу хакта район башлыгы ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битендә хәбәр итте.

Сергей Димитриев районыбыз хәрбиләре белән очрашты, район, эшмәкәрләр, ир-егетләрнең туганнары һәм район халкы тарафыннан тупланган гуманитар ярдәмне тапшырды. Болар: төзелеш материаллары, кием-салым, медикаментлар, азык-төлек, шешәләргә салынган су, шәхси гигиена чаралары, генераторлар, буржуйка миче һәм ГАЗ-66 автомобиле базасында җиһазландырылган автомунча.

«Ватаныбызны саклаучы ир-егетләребез белән горурланабыз, алар белән һәрчак элемтәдә торабыз», — диде Сергей Димитриев.

фото: скриншот 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев