Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.
Атна ахырына кадәр Татарстанда уртача җылы һава торышы фаразлана. Республиканың Гидрометеорология үзәге шундый фаразын җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Әйтик, иртәгә, республикада яшен, яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгыр фаразлана. 21 сентябрьдә төнлә 4-9 градус, көнчыгышта 13 градус җылы булачак. 22 сентябрь төнендә 7-12 градус көтелә. Көннең якты вакытында ике көнне дә +16..+21 градуска кадәр җылыта.
Алдан фаразланганча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җылы һәм бераз яңгырлы булачак. Төннәрен термометр баганалары 7-12 градуска хәтле күрсәтәчәк, 23 сентябрьдә көндезен +14..+19, ә 24 сентябрьдә +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев