Татарстанда тәүлек эчендә 27 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтен вакыт эчендә республикада 7311 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә 27 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шуларның 4се читтән кертелгән, 24е элемтә нәтиҗәсендә. 4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 15, Буа районында – 6, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында – икешәр, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында берәр коронавирус очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә республикада 7311 Covid-19 очрагы теркәлгән. 6240 кеше терелгән, шуның 118е узган тәүлектә.
Республикада коронавирус инфекциясе корбаннарының саны 79га җитте.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев