Татарстанда коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланды

7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Шуларның 2се читтән кертелгән, 26сы элемтә нәтиҗәсендә. 

Казанда – 13, Саба районында – 4, Яр Чаллыда һәм Буа районында – икешәр, Алексеевск, Апас, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Питрәч, Спас районнарында берәр коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган. 

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 6481 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5297 кеше терелгән. 

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев