Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавируслы пациент үлеменең икенче очрагы теркәлде

25 апрельдә пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган булган.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». 

30 апрельдә Яр Чаллы хастаханәсендә Алабуга районында яшәүче 1953 елгы бер ир-ат вафат булган. 18 апрельдә ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. 21 апрельдән башлап пациент 2нче шәһәр хастаханәсе стационарында дәвалана, 25 апрельдә аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыралар. 
Үлем сәбәбе:  COVID-19 коронавируслы яңа инфекция, авыр формалы ике яклы вируслы пневмония. Хроник авырулары да булган. Диагноз экспертиза белән расланган.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматлары буенча, бүген республикада коронавирус инфекциясенең 71 яңа очрагы теркәлгән.

11 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана. Ачыкланган очракларның 6сы - читтән кертелгән, ә 65е авыручылар белән элемтә булган. 

Кукмара районында тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең яңа очраклары ачыкланмады. Күрше Балтач районында – бер авыру, Саба районында - 2.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев