Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 500дән арткан
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус йоктыруның 159 682 очрагы ачыклынган.
Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны арта. Узган тәүлектә авыру йоктыруның 514 очрагы теркәлгән. 35 пациент хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус йоктыруның 159 682 очрагы ачыклынган. 151 223 кеше терелгән, узган тәүлектә – 78 кеше.
Әлеге чирдән үлүчеләр саны үзгәрешсез кала: 2001 очрак.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев