Яшәү минимумы күләме социаль ярдәм һәм түләүләр зурлыгына йогынты ясый.
Татарстан Хөкүмәте 2027 елга республикада яшәү минимумы күләмен раслады. Тиешле документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип яза «Татар-информ» МА.
2027 елда Татарстанда яшәү минимумы 17 193 сум тәшкил итәчәк. Эшкә яраклы халык өчен бу күрсәткеч — 18 740 сум, пенсионерлар өчен — 14 786 сум, балалар өчен — 16 677 сум булачак.
Яшәү минимумы күләме социаль ярдәм һәм түләүләр зурлыгына йогынты ясый, бу күрсәткеч ел саен билгеләнә.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев