Татарстанда буран көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда буран көтелә

Синоптиклар республика юлларында бозлавык турында кисәтә.


Иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында җиңелчә буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук республика юлларында бозлавык булачагы турында кисәтә, дип яза Татар-информ.

9 декабрьдән 10 декабрьгә каршы төндә һава температурасы -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә һава температурасы -6 градустан -1 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, дип фаразлана.

фото: "Татар-информ"


Нет комментариев