Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 44 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 44 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 44 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Яр Чаллы шәһәрендә – 12, икенче урында Казан – 11 очрак, өченчедә Түбән Кама районы – 3 очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3958 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев