Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады

Аллаһ Раббыбыз гаиләләребезгә ныклык, өйләребезгә бәрәкәт бирсен, диелә котлауда

Мөхтәрәм ватандашлар, дин-мөбиндәге мөселман кардәшләр! Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да олуг Корбан гаете белән котлыйм! Елга бер мәртәбә була торан бөек бәйрәмебез – Корбан гаете – барчабызга мөбарәк һәм хәерле булсын.

Аллаһы Тәгалә безне бик күп нигъмәтләре белән уратып алган. Аларның барысы да безнең шөкер итүебезне сорый. Корбан гыйбадәте исә - шөкер итүнең иң ачык чагылышларының берсе. Корбан чалган кеше гыйбадәт савабы алу өстенә, мескен-фәкыйрьләргә дә ярдәмен җиткереп, җәмгыятьнең бердәмлеген ныгытуга үзенең өлешен кертә.

Корбан бәйрәме ул шулай ук изге сәфәр – хаҗ кылу тәмамланган  көн дә әле. Безнең ватандашларыбыз да миллионлаган  хаҗилар белән бергә Кәгъбәтүллаһ тирәсендә очраша. Аллаһы Тәгалә хаҗга барганнарның кылган гыйбадәтләрен, зикер-догаларын кабул итсен һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп әйләсен! 

Олы гает көнендә бәйрәм намазын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, шатлык-куаныч хисләрен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Аллаһ Раббыбыз гаиләләребезгә ныклык, өйләребезгә бәрәкәт бирсен! Ил-көннәребез тыныч, имин, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге теләкләр белән Татарстан  мөфтие  Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Фото: dumrt.ru
 


Нет комментариев