Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәте зәкят һәм фитыр нисабы күләме үзгәрүе турында белдерә

Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле.

Татарстан мөфтияте Рамазан ае алдыннан Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән билгеләнгән зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләменең үзгәрүе турында хәбәр итә. Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле, дип яза «Татар-информ» МА.

Шулай итеп, 2022 елның 15 мартына фитыр сәдакасы түләү өчен 58 000 сум һәм зәкят түләү өчен 620 000 сум күләмендә билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез. 

2022 елның 15 апреленә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 39 865 сум, зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 439 110 сум.  

Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.

  • Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk