Сергей Димитриев Аш-Буҗида яшәүче Фәләхетдин Хәмәтдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев Аш-Буҗида яшәүче Фәләхетдин Хәмәтдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Район башлыгы үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Аш-Буҗи авылында гомер кичерүче Хәмәтдинов Фәләхетдин Хәмәтдин улы үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Сергей Димитриев Аш-Буҗида яшәүче Фәләхетдин Хәмәтдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Илһаметдин Зарипов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар да Фәләхетдин абыйга үзләренең котлауларын һәм җылы сүзләрен ирештерделәр.

Сергей Димитриев Аш-Буҗида яшәүче Фәләхетдин Хәмәтдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Юбиляр 40 елга якын сәүдә системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Пар канаты Флера апа белән өч балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә өлкәннәрнең кулга-кул тотынып, бәрәкәтле матур тормышта балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына куанып яшәгән көннәре.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»


#юбиляр

Нет комментариев