Чара барышында балалар белән тел язмышы турында сөйләштеләр, “Һөнәрле үлмәс”, “Өч кыз туган”, “Зөһрә” әкиятләрен укыдылар. Әкиятләрне балалар бик яратып тыңладылар
Үрәсбаш авылы китапханәчесе Туган тел көне уңаеннан, балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән “Туган телем - иркә гөлем” дигән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында балалар белән тел язмышы турында сөйләштеләр, “Һөнәрле үлмәс”, “Өч кыз туган”, “Зөһрә” әкиятләрен укыдылар. Әкиятләрне балалар бик яратып тыңладылар. Чара ахырында шушы әкиятләргә нигезләнеп төзелгән сорауларга җаваплар бирделәр.
Нет комментариев