Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары вәкилләренә: Татарстанның җәлеп итүчәнлеге сезгә бәйле

Татарстан Президенты хезмәткәрләрне һөнәр бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Татарстан – Россиянең сәнәгый үсеш кичерүче һәм инвестицион яктан җәлеп итүчән төбәкләреннән берсе. Мондый үсеш дәрәҗәсенә ул күп яктан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең җайга салынган һәм төгәл эше нәтиҗәсендә иреште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренә машина ачкычлары тапшыру тантанасында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Ул хезмәткәрләрне һөнәр бәйрәмнәре белән тәбрик итте, аларга сәламәтлек һәм уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

«Һәм, әлбәттә, республикабызның иминлеген тәэмин итүдә зур өлеш керткәннәре өчен эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан Республикасы - сәнәгый үсеш кичерүче һәм инвестицион яктан җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе. Һәм, әлбәттә инде, иминлектән башка бернинди туристлык, инвестицион яктан җәлеп итүчәнлек тә була алмый. Бу – эчке эшләр органнарының тотрыклы һәм төгәл хезмәте нәтиҗәсе», - дип искәртте ул.

Шуннан соң участок полициясе вәкилләренә ВАЗ-21214 «Нива» автомобильләре тапшырылды.
 

фото: president.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев