Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядә ОСАГО полисының яңа форматы гамәлгә керде

Полисның икенче ягына Каско килешүе турында мәгълүмат кертелергә мөмкин.

Россиядә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисының (ОСАГО) яңа форматы гамәлгә керде. Полисның икенче ягына каско килешүе турында мәгълүмат кертелергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия Банкы күрсәтмәсе нигезендә, хәзер транспорт чаралары хуҗаларына ирекле автоиминиятләштерү турында килешү төзү өчен аерым документ кирәкми.

Яңа форматтагы полис автомобильне югалту яки аңа зыян килү куркынычын күздә тотарга, ә мәҗбүри һәм ирекле иминият килешүләренең гамәлдә булу вакыты туры килергә тиеш. Франшиза иминият суммасының 20 процентыннан да артып китә алмый.

ОСАГОның гамәлдә булу срогы тәмамлану каско килешүенең дә гамәлдә булу вакыты төгәлләнүен аңлата. Әмма ирекле иминиятләштерүдән баш тарту мәҗбүри иминиятләштерү турындагы килешүне өзү өчен сәбәп булып тормый.

«Татар-информ» агентлыгы 2020 ел башыннан ОСАГО полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерә башлаулары хакында хәбәр иткән иде инде. Иминиятләштерүчеләр иске бланкларны 1 апрельгә кадәр куллана алачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев