Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Римма Ратникова Кукмара мәктәпләрендә узган хокукый дәресләрдә катнашты

Һәркем үз гамәлләре өчен җаваплы – дәресләр соңында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде.

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Кукмара беренче гимназиясендә һәм күппрофильле лицейда булып, өлкән сыйныфлар катнашында узган “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы” дигән хокукый дәресләрдә катнашты.
Ике белем йортында да дәресләр мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Дәресләр законнар өйрәнүгә генә кайтып калмады, берсеннән-берсе четерекле сорауларга җавап бирү, төрле ситуацияләр буенча үз фикереңне белдерү, тетрәндергеч, тормышчан мисаллар кертеп әзерләнгән видеороликлар карау белән үрелеп барды. Укучылар хокук бозуларны кылган өчен җинаять, административ, дисциплинар, гражданлык җаваплылыклары каралу турында мәгълүмат алдылар, законны белмәүнең сине акламавына һәм коткармавына инандылар. Һәркем үз гамәлләре өчен җаваплы – дәресләр соңында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде.
“Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы” дигән дәресләр уза, - диде Римма Ратникова. - Һәркем үз хокукларын һәм бурычларын, законнарны белергә тиеш. Чөнки кануннарны белмәгән кешене сындыру ул бик тиз. Законнар турында төп мәгълүматлар мәктәпләрдә бирелә. Шуның өчен тырышып укыгыз, актив булыгыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев