Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Редакциянең «аксакалы», иң шат күңелле коллегабызга 50 яшь тулды

Светлана Афанасьева моннан 32 ел элек беренче тапкыр редакция ишеген ачып керә.

Шундый кешеләр була: янына барасы, сөйләшәсе, күңелдәге уй-фикерләр белән уртаклашасы килә. Аның белән аралашкач, уңай энергиясе үзеңә дә күчә, күңелгә рәхәт булып китә. Светабыз да шундый. Юкка гына аның янына күпләр тартылмый: ул бик позитив, җор телле, зарланырга яратмый, күңелсезлекләрне дә уен-көлкегә әйләндерә белә. Ә бит тормышында «кара полосалары» да күп булды.

...Сумкасын селки-селки, әкрен генә атлап, өенә таба кайтып барган Светланабызга карап, аның әле көн дәвамында белдерүләрдән җыелган акчаны банкка кереп тапшырасы бар, аннан соң «утырт әле, абый» белән егерме чакрым ераклыктагы туган авылына кайтасы, ничекләр өлгерәдер, дип карап кала идек. Элегрәк. 13 ел дәвамында иртән килеп, кич китеп таптады ул Кукмара белән Үрәсбаш арасын. Шуның соңгы биш елын ябык ишеккә, салкын өйгә кайтып керде. Чөнки 24 яшендә үк әнисе Татьянаны, алты айдан соң әтисе Василийны бер-бер артлы югалтты Света.

«Әни мине 47 яшендә алып кайткан һәм 24 яшемә кадәр әни белән бер караватта  йокладым, үз гомеремдә бер чынаяк чәй дә ясап эчкәнем булмады, шуның кадәр әни кызы идем, - дип елмая ул үзе.  Әмма шул арада ук зур кара күзләре яшь пәрдәсе белән каплана. - Якын бертуганың да булмау бик авыр икән. Әни дәваханәдә ятканда, аны дәвалаучы табиб әниегезнең соңгы көннәре, өегезгә алып кайтыгыз дигәч, мин утырып еладым. Чөнки хәлемне аңлатырга, бүлешергә беркемем дә юк. Яшь булуымны да күреп, табиб жәлләде, ахрысы, әнине дәваханәдә калдырды. Көне буе эшләгәннән соң авылга кайтып йөрүе дә авыр иде. Олы юлда машинадан төшеп калгач, авылга бер чакрым җәяү керергә кирәк. Шул араны караңгыда йөгереп үтә идем. Капка төбенә килеп җиткәч кенә көчкә тын алам. Иртә белән тагын көн яктырганчы чыгып китәсе. Әти белән әни үлгәч, минем туган йортымда рәхәтләнеп, иркенләп йоклаганым да булмады. Сәгать 8-9ларда ятып йоклыйм да төнге сәгать 1дә эт өргәнгә уянам. Аннан соң инде төне буе һәр кыштырдаудан куркып ятам. Моннан 18 ел элек улым Диманы алып кайткач, бер ай дәваханәдә яттым, гемоглобин бик түбән төшкән иде. Аның бәхетенә исән калганмындыр дип уйлыйм. Елауларымны пәрдә артында калдырып, елмаеп көлгән чаклар күп булды инде».

«Яшьти, юбилеең алдыннан моңсулыкны бер читкә куйыйк әле. Син бит бик позитив кеше. Сүзгә тапкыр, кесәгә кермисең, тел очыңда һәрчак уен-көлке, елмаю», - дим үзенә.

...Светлана Афанасьева моннан 32 ел элек беренче тапкыр редакция ишеген ачып керә. Газетада чыккан белдерү буенча секретарь-машинистка булып эшкә урнаша ул. «Рәшит Миңнегалиев, Йосыф Хәнәфиев белән бер бүлмәгә туры килдем. Редакция ул чакта гөрләп тора иде. Рәшит абый янына кемнәр генә килмәде: артистлар да, газетаның үз хәбәрчеләре дә. Аның белән бергә ваучерлар да, концерт билетлары да саттык», - дип искә алды бүгенге көндә реклама буенча менеджер вазыйфасын башкаручы Светланабыз. Бу эшендә дә аңа кеше белән тиз уртак тел таба алу, аның психологиясен аңлау, ышандыра белү кебек сыйфатлар ярдәмгә килә.

«Әни миңа юлыңа гел яхшы кешеләр генә очрасын, дип әйтә торган иде. Шөкер, кайчакта кичке сәгать 9ларда олы юлга чыгып басканда да һәм Кукмараның төрле почмакларында яшәгәндә дә янәшәмдә гел яхшы күңелле кешеләр, күршеләр генә очрады. Әниемнең теләкләре кабул булды», - ди ул.
 
Светлана Васильевна, коллективыбыз исеменнән ихластан туган көнең белән котлыйбыз. Йөзеңдәге күркәм елмаюың, шат күңелең бервакытта да сүрелмәсен иде. Улың Дмитрийның уңышларына сөенеп, киләчәккә бүгенгедәй оптимизм белән карап, авырмыйча яшәргә язсын сиңа.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев