Оштырма-Юмья-Яңа Комар автомобиль юлының 3,26 чакрым озынлыктагы участогы ремонтланган
Биредә шулай ук 3 яңа юл билгесе һәм 53 сигнал баганалары урнаштырылган
“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында Оштырма-Юмья-Яңа Комар автомобиль юлының 3,26 чакрым озынлыктагы участогы төзекләндерелгән, дип хәбәр итте “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе Илшат Вилданов.
Ремонт барышында 23 130 квадрат метр мәйданга асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, һәр яктан юл кырыйлары ныгытылган. Биредә шулай ук 3 яңа юл билгесе һәм 53 сигнал баганалары урнаштырылган.
Юл Кукмара һәм Саба районнарын бәйли. Аның буенча Казан һәм Нократ Аланыннан төп транзит уза.
фото: районный филиал "Татавтодор"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев