Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Полициянең участок инспекторы Алексей Трошев: Безнең хезмәттә физик яктан ныклык һәм төрле хәлләргә әзер булу сорала

Район Эчке эшләр бүлегенең өлкән участок инспекторы Алексей Трошев «Халык участок инспекторы» Бөтенроссия конкурсында икенче турга чыкты. Хәзер ул республика күләмендә район данын яклаячак.

Язмам герое — белеме буенча юрист. Армиядән соң 2008 елда милициягә эшкә килә һәм аңа участок инспекторы вазыйфасын йөклиләр. 

«Остазым Ришат Дәүләтшин кул астында стажерлык үттем, әлеге хезмәтнең асылына төшендем. Дүрт ел Урта Комар җирлегендә участок инспекторы булып эшләгәч, шәһәрнең беренче административ участогына билгеләделәр. Минем карамакка Ворошилов, Майская, Тинчурин урамнары керә. Төп хезмәтебез халык арасында кисәтү әңгәмәләре алып бару, исәпкә куелучы, элегрәк хөкем ителгәннәр, имин булмаган гаиләләр белән эшләүдән гыйбарәт», — ди Алексей Трошев.

Участок инспекторының сүзләре буенча, җинаять урыннарына да, иң беренчеләрдән булып, алар чыга, фаҗига шаһитларын яисә җинаятьчене ачыклау өчен кешеләр белән аралаша. 

«Кукмарадагы күпкатлы йортларның берсендә яшәп, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләдә ике тапкыр авыр җинаять кылынды. Бертуганнар арасында тавыш чыга да, берсе икенчесенә пычак белән кадый. Мин килгәндә, зыян күрүче фатирда кан эчендә ята, ә абыйсы урамда иде. Тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне чакырдым, аларга яшь ирне алып чыгарга булыштым. Абыйсы исә тоткарланды. 3-4 айдан тагын шундый ук хәл кабатланды. Үзвакытында ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә, фаҗига корбаны бу юлы да исән калды, туганын исә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Безнең хезмәттә әнә шулай җинаятьчеләр белән дә аралашырга туры килә. Югалып калмас өчен физик яктан ныклык, һәрнәрсәгә әзер булу да сорала», — ди Алексей. 

Алексей Трошев өч тапкыр Төньяк Кавказда хезмәт командировкасында булып кайта. 2012 елда — Чечен Республикасының Гудермес шәһәрендә, 2016 һәм 2020 елларда Дагыстанның Унцукуль районында Татарстан командасы составында җирле полиция хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен сакларга булыша. 

Әңгәмәдәшемнең хезмәте район һәм министрлык җитәкчеләре тарафыннан уңай бәяләнә. Алексей Анатольевич күп тапкыр Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Аның күкрәген «Полиция отличнигы» билгесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының икенче, өченче дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медальләре бизи. 

Язмам герое үзенең пар канаты белән бер кыз үстерә. «Гаиләм — минем өчен төп терәк. Хокук сагында торучы өчен анысы да бик мөһим», — ди ул. 

«Алексей Трошев — ярдәмчел, максатчан, белемле өлкән участок инспекторы. Компьютер программаларын яхшы белә, һәр бурычны төгәл итеп үти, үз алдына карап эшли дә эшли. Алексей кебекләр бик сирәк. „Халык участок инспекторы“ бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясар дип ышанабыз», — ди аның турында җитәкчесе Рамазан Мамлеев.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев