Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар яшүсмерләрнең ышанычына таянып акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан

Кагыйдә буларак, моның өчен уен чатлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм яшьләрнең олылардан ябылган башка аралашу чатлары кулланыла.

Балалар һәм яшүсмерләрнең смартфоннарда һәм гаджетларда даими утыру гадәте еш кына киберҗинаятьчеләргә булыша. Яшүсмерләрнең ышанычына таянып, алар акча һәм ата-аналарының шәхси мәгълүматларына барып җитә, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «ИТ-Резерв» компаниясе директоры Павел Мясоедов. Бу хакта РИА Новости яза, дип хәбәр итә ИА 

«Татар-Информ».

Кагыйдә буларак, моның өчен уен чатлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм яшьләрнең олылардан ябылган башка аралашу чатлары кулланыла. Аннары җинаятьчеләр бала белән ышанычлы мөнәсәбәт булдыра. «Нәтиҗәдә балалар мошенникларга акча күчерә ала, гаилә турында яшерен мәгълүматны тапшыра ала һәм хәтта балаларның тирә-юньдәгеләргә карата агрессив гамәлләр дә кыла ала», - дип кисәтте белгеч.

Балалар гаджетларына еш кына вируслар урнаштыралар һәм алар аша олыларның банк карталары мәгълүматларын ачыклыйлар. Баланың үзен дә куркыта алалар. Мәсәлән, бушлай уеннар ярдәмендә аның телефонына вирус урнаштыралар һәм «штраф» түләргә кушалар яисә гаджетын блокировкалыйлар да, телефонны янәдән куллану мөмкинлеге булсын өчен акча күчерергә кушалар. Моны булдырмас өчен, телефонда антивируслар кулланыгыз, дип кисәтте белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев