Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов: Безнең бурыч – мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсен шәхси контрольгә алу

Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре башлыкларына мобилизацияләнгән кешеләре булган гаиләләрне контрольгә алырга кирәк, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык белән актив эшләргә һәм өлешчә мобилизация турында барлык сорауларга тиз һәм әдәпле итеп җавап бирергә кушты. Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре башлыкларына мобилизацияләнгән кешеләре булган гаиләләрне контрольгә алырга кирәк, дип билгеләп үтте ул республиканың Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Ул өлешчә мобилизация турында мәгълүмат алу өчен берничә ресурс барлыгын искәртте: «Бергә хәл итәбез» элемтә платформасы, «Халык контроле» системасы, 122 кайнар линиясе. Шулай ук аңлатмаларны Гомумроссия халык фронты, хәрби комиссариатлар, социаль челтәрләрдә алырга мөмкин.

«Һәрхәлдә, сабырлык белән карарга, кешеләргә аңлатырга кирәк. Бернинди тупаслык, бернинди формализм булмасын. <...> Аңлашыла, телефон бар икән – аңа шалтыратачаклар, шалтыраталар икән – кешечә, нормаль тавыш белән җавап бирергә кирәк», – диде ул. Ул шулай ук күп нәрсәнең муниципалитет башлыкларының халык белән аралашуына бәйле булуын искәртеп үтте.

«Шәһәр һәм район җитәкчеләренә республикабыздан мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсен шәхси контрольгә алырга кирәк. Аларны нинди проблемалар борчыганын ачыкларга. Без Ватанны саклаячак егетләргә аларның гаиләләренә, якыннарына кирәкле бар нәрсәне дә һәрвакыт эшләячәгебезне күрсәтергә тиеш, бу – безнең бурыч», – дип басым ясады Татарстан Президенты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев