Махсус хәрби операция барышында һәлак булган кукмаралы Ришат Ногманов өч орден-медаль белән бүләкләнде
Әлеге Дәүләт бүләкләре Батырның әнисенә тапшырылды.
Махсус хәрби операция барышында батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп һәлак булган Ришат Ногманов үлгәннән соң Батырлык ордены, «Жуков» медале, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде. Әлеге Дәүләт бүләкләрен Батырның әнисенә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Васыйл Хәләүтдинов, Пычак җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйковлар тапшырды.
Әсән-Елга авылыннан Ришат Ногманов 2023 елның 11 сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзи.
«Ришат һәрвакыт үз сүзендә торды. Уйлаган ниятен шул арада тормышка ашыра торган гадәте бар иде. Махсус хәрби операциягә дә Герой булып кайтам дип китте», — дип искә ала әнисе Әлфия ханым.
«Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашып, өч орден-медаль бирелгән бердәнбер егетебез ул Ришат. Әлеге Дәүләт бүләкләрен үз куллары белән алырга тиеш иде. Герой булып кайтты ул, тик үзе генә кайта алмады», — диде Резеда Гаянова, чәчәк бәйләме һәм медальләрне тапшырып.
Габделфәт Нәфыйков та авылдашы турында җылы сүзләр әйтте.
«Ришат минем күршем иде, һәрвакыт ярдәмчел булды. „Махсус хәрби операциягә китәм. Мин дә бармагач, анда кем барсын“, — диде ул. Чыннан да, батыр егет иде Ришат», — дип мактап сөйләде җирлек башлыгы.
Ришат кебек егетләр булганда, илдә тынычлык урнашуына ышанабыз, диде Васыйл Хәләүтдинов.
Герой райондашыбызның урыны җәннәттә булсын!
фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев