Мартта татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк
Өстәмә ял 8 мартны бәйрәм итү аркасында эш атнасының кыскаруы белән бәйле.
Мартның беренче атнасында Татарстан халкын тагын өч көнлек каникуллар көтә. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше нигезендә ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне ял көненә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә», — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 7, 8 һәм 9 март ял көннәре булачак. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 23 февраль көнне бәйрәм итү уңаеннан республика халкы өч көн рәттән — 22 февральдән 24 февральгә кадәр ял итте.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев