Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үтүче парны хөрмәтләделәр

Манзарас авылында яшәүче Тәнзилә һәм Мирхәйдәр Рәшитовлар 50 ел бергә.

Бүген Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үтүче парны тәбрикләделәр. Юбилярларны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, «Урал» җәмгыяте директоры Нияз Хәбибрахманов, Манзарас җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, балалары һәм якыннары килгән иде.

Манзарас авылында яшәүче Тәнзилә һәм Мирхәйдәр Рәшитовлар 50 ел бергә дус-тату гомер кичерә. Гаилә башлыгы –  тумышы белән Югары Өскебаш, Тәнзилә апа – Түбән Өскебаш авылыннан. Яшьләр уенлыкларның берсендә таныша. «Тырыш Тәнзиләне  клубтан кайтканда озата төштем. Башка егетләр кебек берничә кыз белән йөрмәдем. Бер белән йөрдем, берне алдым», – дип елмая Мирхәйдәр абый. 

Ике ел очрашалар да олы тормыш юлына бергәләп аяк атлыйлар, ике кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр.

«Балаларыбызның һәммәсе дә югары белемле, һәрберсенең дә үз тормышлары. Безне 8 онык белән сөендерделәр. Бергә-бергә ярдәмләшеп яшибез», – ди Рәшитовлар.

«Тормыш арбасын икебез дә бер якка тарттык. Арттан дүрт бала эткәндә, икебез алдан өстерәгәндә тормышны алып баруы авыр түгел. Аллага шөкер, матур гомер кичердек. Киләчәктә дә тигезлек белән яшәргә язсын», –  диде гаилә башлыгы.

Рәшитовларга Резеда Гаянова район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Җитәкчеләр һәм якыннары истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре биреп, матур теләкләрен ирештерделәр.

Тәнзилә һәм Мирхәйдәр Рәшитовларга бриллиант туйларын да билгеләп үтәргә язсын иде!

фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев