Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Нур Баян урамындагы 46нчы йортта яшәүчеләр: «Безне ишетүче булырмы?»

Редакциягә төрле тормыш хәлләренә ачыклык кертергә, сорауларга җавап табарга теләп шалтыратучылар, хатлар юллаучылар күп. Без әлеге мөрәҗәгатьләрне тиешле оешмаларга җибәрәбез, урынга чыгып тикшерәбез. Нур Баян урамындагы 46нчы йортта яшәүчеләрдән килгән хат та безне битараф калдырмады.


 
Без 1986 елдан Нур Баян урамындагы 46нчы йортта яшибез. Әле безнең йортка бер тапкыр да капиталь ремонт булганы юк. Аны бик сабырлык белән көтәбез, бер кешенең дә ишеген шакып даулап йөрмибез. Бездә йорт комитеты рәисе юк, аның кирәген дә тапмыйбыз, чөнки берәр җир ватылса, җимерелсә, аны үз көчебез белән тәртипләп, себереп, җыештырып куябыз. 

Ремонт дип, бер елны түбәне алыштырдылар, тимер ишек куйдылар. Аның ни биге, ни домофоны юк. Менә шушылардан башка берни эшләнмәде. Стенадагы кирпечләр кубып төшә, фундаментлар ярылган, коридор тәрәзәләре, подвал ишекләре алыштырылмаган. Кер элү урынын үзебез буяп, яңартып торабыз. Ә палас кага торган торбаларны үзебез ясап куйган идек, аларны кисеп алып киттеләр, ә яңасын куючы юк. Ишегалдында бернинди уңайлыклар, ял итү өчен эскәмияләр дә каралмаган. Кыш көне карларны эттереп өеп куйдылар, ә хәзер көннәр җылыткач, алар, эреп, подвалга төшә. Беренче подъездның канализация торбасы тишелеп, подвалга су агып ята, подвал гөмбәләгән. Кирпеч арасындагы раствор коела, кыш көне фатирларда җилләр уйный, беренче катта идәннәр суык, яшь балалы гаиләләр дә бар бит. Ике катлы йортларны күптән тышлап бетерделәр инде, безгә һаман да көтәргәме? Урам баганаларының уты озын үскән агач ботаклары арасында калды, ишегалдына яктылык бөтенләй төшми. 

Сорауларыбыз күбәйде, аларны сезгә дә язарга булдык.

1. Йортларга ничә елдан соң капиталь  ремонт башкарыла? 

2. Чормадагы күгәрчен тизәген кем чистартырга тиеш? Бездә ул 36 ел чистартылмаган, аннан чир дә чыгарга мөмкин бит.

3. Подъезд белән машина юлы арасында ничә метр ара булырга тиеш?

Без, үзебезнең сорауларга ачыклык кертеп, җавап бирүләрен көтеп калабыз.

Нур Баян урамы, 46нчы йортта яшәүчеләр
 
 

Әлеге хатка «Ремстройсервис» оешмасы директоры Раниф Сәлмәновтан җавап алынды. Аның сүзләренә караганда, Нур Баян урамындагы 46нчы йортка 2011 елда төбәкара программа нигезендә капиталь ремонт ясалган. Аның барышында түбә, подвал бинасы, су инженерлык системалары, йорт эчендәге салкын су һәм электр белән тәэмин итү системалары төзекләндерелгән.  Әлеге эшләр 2601210,46 сумга төшкән. 

Ләкин йортта яшәүчеләр бөтенләй башка фикердә.

«Без биредә 36 ел яшибез инде. Вакытын төгәл  хәтерләмим, бер елны йортның түбәсен ремонтладылар. Хәзер бөтен кар өстебезгә төшә, боз сөңгеләре хәтта кешеләргә зыян салырга мөмкин. Үткән ел иске тимер ишегебезне яңага алыштырдылар, көннәр җылытып, карлар эри башлауга, бөтен су подъездга кереп тула. Ирем көнгә унышар чиләк су түгә. Йортта дымлылык бик зур, подвалда да су, гөмбә менә шуннан барлыкка килә инде. Беренче катта яшәүчеләргә бик авырга туры килә, сәламәтлекләренә зыянлы бит. Подъездларга керү өлешен генә буяп, агартып куйдылар. Ә йортның эче шул килеш калды, хәтта тиешенчә штукатурламадылар. Мастерлар да, эшчеләр дә җитәрлек бит...» - дип сөйләде Мөнирә Хөснетдинова.

Йортның подвалындагы күгәреп тишелгән канализация торбаларын, агач терәүләр белән күтәртелеп куелган су шлангларын күргәч, куркыныч булып китә, капиталь ремонтның сыйфаты турында күп сораулар туа.  Берәр хәл була калса, җиренә җиткереп башкарылмаган эшләр өчен кем җавап бирәчәк?!

«Минем ирем үлеп китте, аңа мондагы ремонтны күрү насыйп булмады, алар бит бу йортны эшләп алдылар, бар көчләрен бирделәр, - дип, күз яшьләрен сөртә биредә гомер итүче өлкән кешеләрнең берсе Нурия апа Гатина. 
Әлеге йортта яшәүчеләрне аңларга була. Һәркемнең дә уңайлы шартларда, матур, төзек йортларда тормыш көтәсе килә. “Безнекеннән соң төзелгән биналар булсалар да, күршедәге йортларга инде берничә тапкыр ремонт керде. Без ничә еллар дәвамында нәрсә өчен акча түләп барабыз, 36 ел буена әлеге акчалардан миллионнар җыела бит”. Бу йорт 2031 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча озак сроклы программага кертелгән», - дип белдерә йорт хуҗалары. 

Анда планлаштырылган эшләрнең берсе - фасадны җылыту һәм подъездларны ремонтлау. Бина милекчеләре, капиталь ремонтны көтмичә, гомуми җыелышта фасадны үз акчалары хисабына җылыту турында карар кабул итә ала. Әлеге карарны документаль рәвештә язып, идарәче компаниягә тапшырырга кирәк, - диелә Раниф Сәлмәновтан алынган җавапта.

Шулай ук биредә яшәүчеләрне урам утларының булмавы да борчый. 

«Бераз читтә ут баганалары бар, әмма агачлар яктылыкны каплап торалар. Ә безнең йорт янында ут юк», - ди алар. 

Йорт ишегалдын төзекләндерү исә 2023 елга «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән, диелә идарәче компаниядән алынган җавапта. Бу программа юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары, чүп җыю өчен мәйданчыклар, балалар өчен уен җиһазлары урнаштыру, ком-гравий катнашмасыннан мәйданчыклар булдыру, өлешчә яшелләндерү кебек эшләрне үз эченә ала. Әлеге йортта яшәүчеләр ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча фикер алышуда үзләре дә актив катнаша ала, диелә анда.
 
Раниф СӘЛМӘНОВ,  «Ремстройсервис» оешмасы директоры: 

1. Торак йортларны капиталь ремонтлау комплекслы һәм сайлап алына торган була. Комплекслы рәвештә төзекләндерү эшләре - 25 елга, сайлап алына торганы 15 елга бер тапкыр уздырыла. Әмма хәзерге вакытта йортлардагы барлык фатирлар да диярлек биредә яшәүчеләрнең үз милкендә һәм закон буенча (№185-ФЗ), йортка капиталь ремонт үткәрү турында карар халык белән бергә җыелышлар һәм тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Уңай карар кабул иткән очракта йорт милекчеләре (ягъни яшәүчеләр үзләре) капиталь ремонт бәясенең кимендә 5 процентын түләргә тиеш булачак.

2. Күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүе нигезендә идарәче компаниянең барлык гамәлләре күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешле тәртиптә тоту һәм ремонтлау, шулай ук гражданнарга яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга һәм тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ә Россия Федерациясе Торак кодексының 30нчы маддәсе нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау чыгымнары күпфатирлы йорт милекчеләренә йөкләнгән. Шуңа бәйле рәвештә халыкка идарәче компаниянең авария-диспетчерлык хезмәтенә югарыда күрсәтелгән йортның чормасын җыештыруга гариза бирергә кирәк.

3. Урамнар һәм ишегалды юллары «Торак пункт урамнары. Проектлау буенча төзелеш нормалары» нигезендә эшләнергә тиеш. Кагыйдә буларак, юл кырыеннан һәм җәяүлеләр юлларыннан бина диварына кадәр ераклык 9 катка кадәрге биналар өчен – 5-8 метр, ә 9дан күбрәк булганда 8-10 метр булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев