Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы исерек килеш техникада йөргәне һәм үтеп баручының сәламәтлегенә җитди зыян китергәне өчен суд каршына басачак

Ир үз гаебен таный.

Кукмара районы прокуратурасы 32 яшьлек җирле кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 111 маддәсе, 2 өлеше, «з» пунктында (кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы, корал буларак кулланыла торган әйбер кулланып кылынган сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә), РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү) җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2023 елның 12 февралендә Поч.Кучук авылындагы «Авокадо» кибете янында үтеп баручы белән бәхәскә керә. Конфликт вакытында ул металл монтировка белән әлеге ирнең аягына сугып, сөяген сындыра.

2023 елның 17 февралендә ул исерек хәлдә «Беларусь» тракторы белән идарә итә. Поч.Кучук авылының Мәктәп урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге тракторчыны туктатырга тырыша, ләкин ул аларның таләпләренә буйсынмый һәм урыннан кача. Алга таба хокук бозучыны кулга алалар һәм исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тарталар.

Ир үз гаебен таный.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев