Хатын-кыз телефон шалтыратуларына җавап бирми һәм ишек ачмый.
Кукмарада коткаручылар, фатирга үтеп кергәч, хатын-кыз мәетенә тап була. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.
Бүген, 14 декабрь көнне, кичке сәгать алтыда, Глонасс 112 системасы буенча Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә ир-ат шалтыратып, Кукмара шәһәренең Тинчурин урамында урнашкан күпкатлы йорттагы фатирына керә алмавын һәм анда хатыны булуы турында хәбәр итә. Хатын телефон шалтыратуларына җавап бирми һәм ишекне ачмый.

Урынга янгын сүндерү-коткару часте, полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килә.
.jpg)
Коткаручылар баскыч ярдәмендә икенче катка менеп, форточка аша фатирга үтеп керәләр һәм эчке яктан ишекне ачалар. Фатирда хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Ир хатынын таный. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен, мәет полиция һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырыла.

Фото: 117нче янгын-коткару часте
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев