Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада памп-трек, тренажерлар, волейбол мәйданчыгы белән яңа парк булачак

Ял һәм спорт паркы өченче урта мәктәп белән «Барс-Арена» спорткомплексы арасындагы буш урында төзелә.

Кукмарада бик күп кенә төзекләндерү, яңарту, матурлау эшләре алып барыла. Шәһәрнең Нур Баян урамын гына алыйк. Узган атнада биредә аеруча кызу эш гөрләде. 

Кукмарада Нур Баян микрорайонында төзелә торган паркның эскиз-проекты

«2022 елда әлеге урамда —светофордан башлап күперне кертеп 743 метр арада — „Торак пунктларда асфальт-бетон юл-урам челтәрен ремонтлау“ программасы буенча юл төзекләндерелде, җәяүле кичүләре, ясалма тигезсезлекләр ясалды, юл билгеләре куелды. Әмма биредә эш әле ахырына кадәр төгәлләнмәгән иде. Быел районның „Чиста шәһәр“ оешмасы конкурсны отты һәм яшелләндерү эшенә кереште. Моның өчен алар иң элек юлны яңартканда актарылып читкә ташланган вак ташларны җыйды, күп итеп кара балчык ташыды, шуны тиешле урыннарга таратты, тырмалап тигезләде. Алга таба газон үләне чәчү, 60 төп спирея, кызылча (кизильник) куаклары утырту планлаштырыла. Шулай ук 27 шарсыман декоратив яктырткычлар да урнаштырылачак», — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин.

Кукмарада Нур Баян микрорайонында төзелә торган паркның эскиз-проекты

Ринат Рәфкать улыннан әлеге микрорайонда төзеләчәк парк хакында да кызыксындык. 

«Ял һәм спорт паркы өченче урта мәктәп белән „Барс-Арена“ спорткомплексы арасындагы буш урында төзелә. Проект буенча анда скверлар, балалар, волейбол мәйданчыклары урын алачак, памп-трек, ягъни махсус төзелгән велосипед трассасы, тренажерлар зонасы, стритбол (урам баскетболы) уйнау өчен урын булачак. Бүгенге көндә паркта күпмедер күләмдә яктырткыч баганалар куелды, велосипедта йөрү һәм йөгерү юллары, җәяүлеләр өчен тротуарлар, махсус автомобиль тукталышлары ясалды. Хәзерге вакытта памп-трекның нигез өлешен ясау өчен балчык кайтарып тигезләнде, волейбол мәйданчыгына да ком салынды. Быел балалар һәм спорт мәйданчыкларын да төзү планлаштырыла. Иганәчеләр ярдәме белән анда кече архитектура формалары (МАФ) кайтарылачак. Беседка формасында ял итү урыннары, эскәмияләр, яшеллек — паркта ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак. Парк иганәчеләр, җирле бюджет, районыбыз эшмәкәрләре, оешмалар ярдәмендә төзелә. Исеме әлегә төгәл ачыкланмады: „Яшьлек“ яисә „Спорт“ паркы дип аталса уңышлы булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде ул. 

Кукмарада Нур Баян микрорайонында төзелә торган паркның эскиз-проекты

Олег Михайлов:

Нур Баян микрорайоны хәзер аеруча зурайды, балалар да күп. Яңа ял һәм спорт паркы төзелүе бик яхшы. Балалар җәйге эссе көннәрдә спорт залында түгел, ә рәхәтләнеп урамда, саф һавада спорт белән шөгыльләнә алачак. Бу — буш вакытны файдалы итеп үткәрү дигән сүз. 

Кукмарада Нур Баян микрорайонында төзелә торган паркның эскиз-проекты

Рашидә Хәйруллина:

Мөмкинлекләр хәзер бик зур. Безнең өй янындагы балалар уен мәйданчыгы да караңгы төшкәнче гөрләп тора. Яңа парк төзелгәч, без дә күршеләр белән кичке якта барырбыз әле. Алайса Атлас Булатов исемендәге парк безгә ерак. Аның өчен машина кирәк. Монысы исә кул биреп кенә тора. Урамның юл читләрен дә матурлап куйдылар. Булганны саклап тотасы гына кала.

Кукмарада Нур Баян микрорайонында төзелә торган паркның эскиз-проекты

Кукмарада Нур Баян микрорайонында төзелә торган паркның эскиз-проекты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев