Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Михәйдәр Әхмәтшин истәлегенә волейбол турниры узды

Турнир Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне уңаеннан “Барс-Арена” спорт залында булды.

“Барс-Арена” спорт залында Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне уңаеннан сугыш ветераны, район эчке эшләр бүлегендә милиция начальнигы булып эшләгән Михәйдәр Әхмәтшин истәлегенә волейбол турниры узды. Бәйгедә 7 команда катнашты. Беренче урынны - “Орион”, икенче урынны – “Динамо”, өченче урынны район электр челтәре командасы алды. 
“Уенда катнашучылар арасында взнос җыю тәкъдимен керткән идек. Командаларның берсе дә читтә калмады. Тупланган акчалар Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтү өчен районда оешкан “Сугышчан кардәшлек” оешмасына тапшырылды. Алар декабрь аенда кабат юлга кузгалачак”, - диде район эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы рәисе Дамир Миннемуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев