Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарабыз шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты

«Архитектура десанты» архитекторлары тарафыннан башкарылган проект иминлек, матурлык, туризм һәм эш урыннары дигән максатларны үз эченә ала.

«Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсының актуальлеге елдан-ел арта. Әлеге бәйгедә бу юлы да Кукмарабыз катнаша һәм без инде финалга үттек.

«Конкурс эшенә керешкәнче шәһәрнең кайсы өлешендә төзекләндерү, яңарту эшләре алып барылачагын социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча ачыкладык. Күпчелек Кукмараның үзәктәге Ленин һәм Ворошилов урамнары өчен тавыш бирде. Җиңү яулаган очракта киләсе өч-биш ел эчендә район үзәк дәваханәсеннән алып базар каршындагы светофорга кадәрге арада зур күләмле эшләр башкару планлаштырыла. Урамнарны яңартып, без күп кенә глобаль проблемаларны хәл итә алачакбыз. Ворошилов һәм Ленин урамнары буйлап җәяүлеләр өчен тротуарлар бар. Әмма ул участокларда уңайлы юл аша чыгу урыннары системасы булмау күзәтелә. Бу исә кешеләрне юлның кайбер тиеш булмаган урыннарыннан кисеп чыгуга этәрә. Районда транспорт саны күп булу сәбәпле, бәхетсезлек очраклары да елдан-ел арта. Иминлекне тәэмин итү өчен тиешенчә җиһазландырылган җәяүле юллары ясау, алар янына яктырткычлар урнаштыру да мөһим. Проектта велосипедчылар һәм самокатта йөрүчеләр өчен махсус урыннар, автомобильләр өчен тукталышлар да булдыру каралган», - ди район архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова.

«Архитектура десанты» архитекторлары тарафыннан башкарылган проекттан күренгәнчә, ул үз эченә иминлек, матурлык, туризм һәм эш урыннары дигән максатларны ала. Чыннан да, җәяүлеләр өчен имин мохит булдыру, шәһәрдә бердәм архитектура-сәнгать стиле формалаштыру, шәһәр урамнарында яңа коммерция нокталары оештыру бик кирәк. Төзекләндерү исә туризм һәм бизнес үсешенә дә ярдәм итәчәк.

Районыбыз архитекторы Ләйсән Равил кызының сүзләренә караганда, грант акчалары хисабына шәһәрне матурлау эшләре берничә этапта алып барылачак.

«Ворошилов урамындагы үзәк дәваханәдән алып Ленин урамы буенча базар каршындагы светофорга кадәрге арада зур күләмле төзекләндерү эшләре башларга ниятлибез. Чөнки шәһәрнең әлеге үзәк урамнарында автомобильләр өчен дә, җәяүлеләргә дә бик үк уңайлы булмаган урыннар бар. Әйтик, “Ратмир” сәүдә комплексы янындагы тукталышта, шулай ук дәваханә тирәсендә дә проблемалар юк түгел. Кичке якта йөрү өчен, тротуарларга яктырткычлар кую мөһим. Шулай ук аерым велосипедчылар юлы булдыру да күздә тотыла. Самокат, скейтборд һәм велосипедта йөрергә яратучыларга әлеге юл аеруча уңайлы булачак. Аннары өстәмә җәяүле кичүләре ясау да планга кертелгән. Берничә этапта алып барылачак әлеге эшләрнең һәммәсе дә җитәкчелек, юл идарәсе белгечләре, ЮХИДИ белән килешеп башкарыла», - ди ул.

Кукмаралыларның да фикерен тыңладык.

«Без Ворошилов урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшибез. Бик уңайлы, бик җайлы җирдә безнең өебез. Балалар бакчасы, дәваханә янәшәдә генә, мәктәп тә бик якын, кибетләр дә күп. Әмма без, яшь әниләрнең бер борчуы бар: җәүлеләр юлы, ягъни тротуарлар өзек-өзек безнең тирәдә. Бала коляскасы белән йөрү бик читен. Язгы-көзге пычраклар вакытында, яңгырлы көннәрдә тилмерәбез инде. Шуның өчен төзекләндерү барышында әлеге проблемага да игътибар итсеннәр иде», - ди өч бала әнисе Гөлия ханым.

Ә менә Илназ Нәкыйпов гаиләсе белән Ленин урамында яши икән.

«Кукмарада автомобиль тукталышлары әз. Машинаңны тиеш булмаган урында калдырсаң, хәзер алып китәләр. Тукталышлар мәсьәләсен хәл итүләрен теләр идем. Гомумән алганда, хәзер гаилә белән ял итү өчен Кукмарада урыннар шактый. Бары тик иренмәскә, матурлыкны күрә генә белергә кирәк», - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев