Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзәк дәваханәсенә цифрлы яңа маммография үткәрү җиһазы урнаштырылган

Анда көнгә 28-30 пациентны тикшерәләр.

Кукмара үзәк район дәваханәсендә цифрлы яңа маммография үткәрү җиһазы урнаштырылган. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча алынган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

Анда тикшерүләр инде бер ай дәвамында үткәрелә, көнгә 28-30 пациентны кабул итәләр.

Яңа маммография аппараты күбрәк хатын-кызларны минималь нурланыш белән тикшерергә, күкрәк патологиясен, шул исәптән шеш процессларын, башлангыч этапта ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев