Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында «Зур этнографик диктант» яздылар

Күпмилләтле илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне өч мәйданчыкта тикшерергә мөмкин иде.

Бүген Кукмара районы халкы «Зур этнографик диктант» бөтендөнья акциясенә кушылды. Күпмилләтле илдә яшәүче халыкларның гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне өч мәйданчыкта: үзәкләштерелгән китапханәдә, Манзарас һәм Зур Кукмара мәктәпләрендә тикшерергә мөмкин иде.

«Офлайн форматта районның 130га якын кешесе катнашты. Тестта Россиянең мәдәни һәм тарихи күптөрлелеге турында 30 сорау иде. Акция “Халыклар күп - ил бер!” шигаре астында үтте. Проект мөмкин кадәр күбрәк кешене Россиянең төрле халыклары мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыруны үз эченә ала. Узган еллардан аермалы буларак, быел сораулар исемлегендә халык санын алу, милли аш-су һәм төрле халыкларның кием- салымнары, милләт һәм Конституция дә бар», - дип билгеләп үтте район мәгариф идарәсе вәкиле Азат Кәшипов.

Диктант узу вакыты — 45 минут. Биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100. Этнодиктантны нигездә miretno.ru сайтында онлайн форматта язалар. Мондый форматны Кукмарада яшәүче Алсу да өстен күрде.

«Ел саен "Зур этнографик диктант"та катнашам. Быел пандемия аркасында аны акциянең рәсми сайтында онлайн форматта уздым. Биремнәр гади түгел, әмма кызыклы. Мин 100 баллдан 86ны җыйдым. Нәтиҗә начар түгел дип уйлыйм. Диктантта Россия территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм теле турындагы сораулар бар. Мәсәлән, бер сорау мондыйрак иде: “Кырым татарларында кунакка килгәндә үзең белән бер кап кәһвә алып килү гадәте бар. Ә хуҗалар нишләргә тиеш?" Монда җавап болайрак кебек: "Кунакны үзе алып килгән кәһвә белән сыйларга". Дөрес җавап: хуҗалар кәһвә белән кунакны багарга тиеш. Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорау да дә булды», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

«Зур этнографик диктант»та 7 ноябрьгә кадәр катнашырга мөмкин, ә нәтиҗәләр 12 декабрь - Конституция көне уңаеннан ясалачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев