Кукмара районында ун кешедә коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ун кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 62 727 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 2 238 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 205 кеше. 228 кеше дәваханәгә салынган, 2 010 кеше өйләрендә дәвалана

Казанда коронавирус йоктыруның 1 110, Яр Чаллыда – 263 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 40 районда теркәлгән, шуларның 10 - Кукмара районында.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 62 727 очрагы теркәлгән, 43 679 кеше терелгән, шул исәптән 1 098 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 


Нет комментариев