Кукмара районында температура -39 градуска кадәр төшәчәк һәм көчле җил көтелә
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исәчәк.
23 февральдә Кукмара районында -39 градуска кадәр салкыннар көтелә. Бу хакта районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.
Аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.
«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - диелә фаразда.
Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы -30 градустан алып -33 градуска кадәр, урыны белән -34 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көндез 23-27 градус салкын булачак, дип фаразлана.
Юлларда бозлавык.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев