Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы банк счетыннан акча урлау буенча эшне судка җибәрде

Гаепләнүчеләр Пермь шәһәрендә вакытта алу-сату сайтларының берсендә Кукмара районында кухня гарнитуры һәм казылык әйберләре сату турында игълан күреп, сатучыларның акчаларын урларга уйлыйлар.

Кукмара районы прокуратурасы Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә туып-үскән, элек тә тә хөкем ителгәне булган 32 яшьлек ир-егет һәм Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә туып-үскән 40 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Алар банк счетыннан акча урлауда гаепләнә.

2019 елның апрелендә гаепләнүчеләр Пермь шәһәрендә вакытта алу-сату сайтларының берсендә Кукмара районында кухня гарнитуры һәм казылык әйберләре сату турында игълан күреп, сатучыларның акчаларын урларга уйлыйлар.

Җинаятьчеләр алдан түләп, товар сатып алырга ризалыкларын белдерәләр. Шул ук вакытта алар алдау юлы белән сатучылардан банк карталары номерлары һәм өч урынлы куркынычсызлык кодлары турында мәгълүматны алалар. Алга таба зыян күрүчеләрнең банк счетларыннан 2 мең һәм 4,5 мең сум акча урлыйлар.

Алар үз гаепләрен таныдылар һәм зыян күрүчеләргә урланган акчаларны кире кайтардылар.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X