Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы кешесе мошенникларга 90 мең сум акча күчергән һәм аздан гына тагын 510 мең сумыннан колак какмаган

Полиция хезмәткәрләре күреп өлгермәгән булса, мошенниклар тагын бер райондашыбызны төп башына утырткан булыр иде.

Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр турында вакытлы матбугатта бик күп языла. Газета-журнал, радио-телевидение я булмаса интернет челтәрендә дә ул турыда нинди генә кисәтү хәбәре юк! Мисаллар китерелә, мошенниклар ятьмәсенә эләкмәс өчен, нинди чаралар күрергә кирәклеге дә тәфсилләп сөйләнә. Әмма... һаман да шул ук бер тырмага «баса» бирәбез!

Соңгы вакытта ике кешенең берсенә: «Сезнең исемгә кредит рәсмиләштергәннәр», - дип шалтыратып әйтә башладылар. Кемдер моның кырыгалдар икәнен аңлый да телефонын шул минутта ук сүндереп куя, ә кемдер тиешенчә тыңлап бетерә, хәтта акча да юллый. Шушы көннәрдә районыбыз авылларының берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым да, фиктив кредит рәсмиләштерүчеләргә күчерергә дип, Кукмара буйлап 600 мең сум акча эзләп йөргән. Бәхеткә, ярсыган, чарасызлыктан нишләргә белмичә банкомат тирәсендә кайнашучы апаны район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары күреп ала.

«Хезмәттәшләрем Алексей Андреев, Илнар Вафин белән битлек режимының үтәлешен тикшерергә җәмәгать урыннарына чыккан идек. Шәһәрнең Ленин урамындагы бер зур сәүдә үзәгенә дә сугылдык. Анда банкомат бар. Шуның тирәсендә бик борчылган кыяфәттә, ачына-ачына, телефоннан сөйләшүче апага игътибар иттек. Янына барып: “Апа, берәр хәл булдымы әллә? Битлекне дә тиешенчә кимәгәнсез бит”, - дибез. Ишетми дә ул. Читкәрәк китеп, карап торабыз үзенә. Бераздан урамга чыкты бу. Артыннан иярдек. Хәле белән кызыксынып сорау бирдем. Шуннан соң ул күз яшьләре аша үзе белән булган хәлләрне сөйләп бирде. Беркөнне аңа ниндидер таныш түгел номердан шалтыраталар да, исем-фамилия белән эндәшеп, кемнәрнеңдер ул апа исеменә кредит рәсмиләштерүләрен, алга таба да мондый хәл кабатланмасын, счетны ябу, ул акчаларны кире кайтару өчен, икенче бер счетка 600 мең сум акча күчерергә кирәклеген әйтәләр. “Шуннан соң минем ашым – аш, йокым йокы булмады. Беркемгә дә әйтмичә, гел шул турыда гына уйланып йөри башладым. Таныш түгел әлеге кешеләр, миңа һаман саен шалтыратып, СМС-хәбәрләр юллап, акча турында искәртеп тордылар. Кара кайгыга батып, Кукмарага килдем”, - ди ул. Әмма кайсы гына банкка керсә дә, әлеге апаның мөрәҗәгате кире кагыла. Шулай да ул банкларның берсеннән кредит картасы алуга ирешә. Безнең белән сөйләшкәнчегә кадәрге вакыт эчендә райондашыбыз мошенникларга 90 мең сум күчерергә өлгергән иде. “Тагын күчерәсе бар. Анысын кайдан алыйм икән?” – дип, бездән дә сорады әле», - ди Илнур Шакиров.

Полиция хезмәткәрләре әлеге апаны район эчке эшләр бүлегенә алып төшә. Анда райондашыбызның телефонына кабат шалтырату була.

«Телефонны алдым, үземнең полиция хезмәткәре булуымны әйттем. Элемтәнең икенче очындагы ир кеше: “Бу – минем әнинең телефоны. Аңа бирегез әле”, - ди. “Ул апаның балалары юк, нигә ялганлыйсыз?” – дигәч тә, ул үз сүзендә тора бирде. Телефонның тавышын көчәйттек тә, әлеге апа аңа эндәште. “Әни, өйгә кайт, мин сине шунда көтәм, сөйләшербез”, - дип, спектакль уйнауларын дәвам иттеләр. Башкача шалтырату булмады. “Мошенниклар турында гел сөйлибез бит, бер дә алар турында ишеткәнегез юкмыни?” – дибез. “Банктан дип әйткәч, исем-фамилияне дә атагач, ышандым шул”, - дип елап җибәрде ул. Әгәр бераз иртәрәк очрашсак, 90 меңне күчерергә өлгермәгән булыр иде... Хәзерге вакытта ул акчаларны кире кайтару өчен, тикшерүчеләр эшли», - дип сүзен дәвам итә хокук сагында торучы.
 
 Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда телефон һәм интернет белән бәйле 9 җинаять эше теркәлгән. Китерелгән зыян 911 мең 262 сумны тәшкил итә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk