Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мобилизацияләнгән солдатларның якыннары белән очрашты
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мобилизацияләнгән солдатларның якыннары белән очрашты

Чара ачык диалог формасында оештырылды.

Район башлыгы Сергей Димитриев мобилизацияләнгән солдатларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якыннары белән очрашты. Чара ачык диалог формасында оештырылды. Анда солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча бик күп сорау, теләк-тәкъдимнәр яңгырады. Алар солдатларның махсус операция урыннарындагы яшәү шартлары, тиешле түләүләр, җир, машина салымнары, кыр почтасының эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылды. Шулай ук махсус операциягә җибәрелгән райондашларга кирәк-яраклар турында да фикер алыштылар.

“Сугышчан кардәшлек” оешмасы, ярдәмне алып барып җиткерү өчен, солдатлар белән кире элемтә кирәклеген ассызыклап үтте.
- Без, махсус операция башланганның беренче көннәреннән “Сугышчан кардәшлек” базасында кирәк-яраклар җыюны оештырып, мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бу йөкләмәне гуманитар ярдәм җыеп, “галочка” алу өчен генә эшләмәдек. Юкса, аны Казандагы төрле хәйрия үзәкләренә генә дә тапшырырга булыр иде. Ә максатыбыз - райондашларга ярдәмне үзебез алып барып җиткерү. Бу эш барып чыкты. Бүгенге көндә егетләр, өченче колонна гуманитар ярдәмне Луганскига алып барып җиткереп, исән-сау әйләнеп кайттылар. Бер генә проблемабыз бар: мобилизацияләнгән солдатлар белән кире элемтә юк, чөнки аларның дислокация урыннарын белү генә җитми, - диде “Сугышчан кардәшлек” оешмасы рәисе Илдар Зәйнуллин.


Нет комментариев